Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ютазылылар грипптан прививка ясатырга ашыкмый
Укучыларның вакцинация ясатуына аларның әти-әниләре каршы
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Ютазы районы медиклары мәгълүматы буенча, ютазылылар грипптан прививка ясатырга ашыкмый. Гриппка каршы бушлай вакцинация үткәрелүе турында массакүләм мәгълүмат чараларында бирелгән мәгълүматка карамастан, кешеләр прививка ясату кирәклеге турында табибларның киңәшләренә артык колак салмый.
Табиб-эпидемиолог Шамил Гатин сүзләре буенча, медиклар инде күптән халыкны кабул итәргә әзер, әмма прививка ясатырга теләүчеләр бик үк күп түгел. Оешмалардан, барысыннан да күбрәк прививка ясатучылар - район хакимиятендә, уку йортлары арасында Урыссу гимназиясе алдан бара. Кызганыч, ди медиклар, укучыларның вакцинация ясатуына аларның әти-әниләре каршы. Әлегә грипп белән чирләүчеләрне табиблар күп дими, әмма, алар мәгълүматы буенча, кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар бар. Көн саен бу кизү белән аларга 11-12 кеше мөрәҗәгать итә, дип хәбәр итә “Ютазы таңы” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз