news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазыдан Ангелина Шулепова Казанга "Йолдызлык" телевизион фестиваленә бара

Җиде яшьлек Ангелина Шулепова беренче дәрәҗә дипломга лаек булды һәм аңа Казанда узачак республика этабында район намусын якларга туры киләчәк.

(Ютазы, 7 март, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районын Урыссу авылында яшәүче Ангелина Шулепова Казанга “Созвездие-Йолдызлык” телевизион фестиваленә бара, дип яза районның "Ютазы таңы" газетасы.

Күптән түгел яшь талантлар районыбыз дәрәҗәсен Баулы шәһәрендә ел саен үткәрелә торган “Созвездие-Йолдызлык” телевизион фестивалендә яклады.

Фестивальнең зональ этабы ике турда узды һәм райондашларыбызда дулкынлану уятты. Беренче конкурс туры ун катнашучыга киләсе турда катнашу өчен юллама бирде. Узган елда мондый уңыш ике үсеп килүче артистка гына елмайган иде бит! Әлеге нәтиҗә безнең районда иҗади секторның үсешендә “сикереш” күзәтелүен раслый.

Җиде яшьлек Ангелина Шулепова беренче дәрәҗә дипломга лаек булды һәм апрельдә аңа Казанда узачак республика этабында район намусын якларга туры киләчәк. Номерга күркәмлекне “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле чыгышы өстәде. Шуны әйтеп узарга кирәк, Ангелина инде икенче ел үз номинациясендә җиңүче булды.

- Ангелина жюри әгъзаларының мәхәббәтен яулый алды. Аны ничек яратмыйсың инде? Бу кыз кояш кебек нур чәчә. Бик сәләтле бала, - дип елмаеп сөйләде үзенең тәрбияләнүчесе турында Оксана Җәләева.

Тагын бер тәрбияләнүче - Зарина Җәләева. Аның яшь категориясендә башка районнардан 48 көндәше булган, әмма ике көнлек конкурс нәтиҗәләре буенча кыз иң яхшы җиде катнашучы исәбенә кертелгән һәм сәхнәдә сөйкемлелеге өчен дипломга лаек булган. Бүләккә шулай ук узган елда Урыссуның 3нче мәктәбе чыгарылышчысы Динар Иламов иҗади эзләнүе өчен ия булган. Ул жюри һәм тамашачылар алдында конферанс ролендә чыгыш ясаган.

- Безнең сәфәребез әти-әниләр ярдәме аркасында да уңышлы булды, - дип билгели Оксана Җәләева. – Алар балалары өчен күркәм, үзенә тартып торган костюмнар текте, һәм шуңа күрә чыгышлар күпкә отышлы күренде, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot