news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазыда язгы кыр эшләрендә катнашачак техника кабул ителде

32 берәмлек авыл хуҗалыгы машинасының хәзерлеге ачыкланган һәм алар югары бәя алган.

(Ютазы, 24 апрель, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарсә белгечләре, “АгроМир” җәмгыятендә эшләүче хезмәттәшләре һәм белән берлектә, язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы кабул итте, дип яза җирле басма.

Хезмәт коллективының баш икътисадчысы Рамил Сафиуллин хәбәр итүенә караганда, 32 берәмлек авыл хуҗалыгы машинасының хәзерлеге ачыкланган һәм алар югары бәя алган. Моңа кадәр 27 берәмлек трактор һәм аларга өч арбага уздырган техник карау да шундый ук яхшы әзерлек дәрәҗәсендә узган иде.

"Мондый чараларда механизаторларның турыдан-туры катнашуы эштә булган гаепләрне күрергә һәм хаталар өстендә эш алып барырга нигез булып тора", - диде Рамил Сафиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100