news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазыда “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик өмәсе узды

Районның барлык ун җирлегендә юл буе полосалары чүп-чардан арындырылды

 Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик шимбә өмәсе барышында районның барлык ун җирлегендә юл буе полосалары чүп-чардан арындырылды.

Өмәдә йөз егерме кеше катнашты. Алар тарафыннан бордюрлар буялды, юл кырыйлары чүптән чистартылды. Гомумән алганда, бу көнне 90 гектар мәйданда эш башкарылды, 15 кубометр чүп чыгарылды, дип белдерә “Ютазы таңы” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot