news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазыда яшәүче биш кызлы гаилә баулылардан «гаилә учагын» кабул итте

Ютазыда яшәүче биш кызлы гаилә баулылардан «гаилә учагын» кабул итте
Фото: https://yutazy.ru

Баулы ЗАГСының никахлашу залында «Россия йөрәге» гаилә учагы утын Ютазы гаиләсенә тапшыру тантанасы булды. Бу күркәм чара Баулы районы мәдәният йорты солисткасы башкаруындагы дәртле җыр белән башланып китте. «Ютазы таңы» сайтында Анастасия Михайлова шул хакта яза.

Аннан соң бәйрәм кунакларына сәламләү сүзе һәм изге теләкләр белән Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов мөрәҗәгать итте.

Районнан районга тапшырылучы бу гаилә уты Баулыга 25 мартта китерелә. Нәкъ бер атна Баулы ЗАГСында булганнан соң, 1 апрельдә ул тантаналы рәвештә Ютазы районына тапшырылды.

Урыссудан күп балалы Ирина һәм Евгений Абрамовлар гаиләсенә Гаилә учагы утын баулылар Гүзәл һәм Василий Рыковлар тапшырды. Абрамовлар гаиләсе — Ютазы районында иң хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Ирле-хатынлы биш кыз тәрбияли, икесе дә укытучы булып эшли. Моннан тыш, алар «Доброшвеи» волонтерлар отрядын оештыручы, алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими ярдәм оештыра.

«Россия йөрәге» гаилә уты белән тапшырылган капсула Ютазы районында 8 апрельгә кадәр булачак. Аннары гаилә уты эстафетасы Азнакай районына тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100