news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазыда тиешсез вакытта чүп чыгарган өчен штраф салына

Җирле газета бистә халкын гамәлләрдә җаваплылыкка өнди

 (Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). Күптән түгел Ютазы башкарма комитетында узган утырышта районыбызның дүрт кешесенә карата чүп-чарларны вакытында җыеп алмаган һәм тиешсез вакытта чүп чыгарган өчен 11 мең сум күләмендә штраф салынды.

Ике кешегә штраф бистәбездә күптән түгел куелган видеоязмаларны караганнан соң салынса, калган икесе торак-коммуналь хуҗалык җитәкчеләренә салынды. Ниндидер кеше аркасында җитәкчегә штраф түләргә туры килү матур күренеш түгел икәнен безнең бистә халкы аңласа иде, дип гамәлләрдә җаваплылыкка өнди “Ютазы таңы” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot