news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазыда яңа фельдшер-акушерлык пунктын төзергә һәм җиһазларга 10,5 млн сум акча бирелгән

Ютазыда яңа фельдшер-акушерлык пунктын төзергә һәм җиһазларга 10,5 млн сум акча бирелгән
"Ютазы таңы"

Ютазы районы Әбсәләм авылында халык саны да, туучылар саны да елдан-ел арта. Шуңа күрә авыл халкы яңа фельдшер-акушерлык пунктына лаек. Биредә кабул итү һәм медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык уңайлыклар каралган. Урыны да уңышлы сайланган, авылның башка социаль объектлары янәшәсендә урнашкан. Бу хакта «Ютазы таңы» хәбәр итә.

Яңа ФАПлар, гадәттә, бер катлы биналар. Аларда прививка ясау бүлмәсе белән берләштерелгән процедура бүлмәсе, кабул итү бүлмәсе, дарулар саклау өчен бүлмә, көтеп тору урыны бар.

Фельдшер-акушерлык пунктын төзүгә һәм җиһазландыруга төбәк бюджетыннан 10,5 млн сум акча бүлеп бирелгән. Ә суүткәргеч сузу өчен акча җирле бюджеттан бүленгән.

Яңа пунктта фельдшер булып Вәсилә Сафина эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot