news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазыда "Солдат хатлары" конкурсы узды

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда сугыш вакытында язылган хатларны бәяләделәр.

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). Ютазы районы Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда “Тарихи хәтер” партия проекты кысаларында уздырылган “Солдат хатлары” конкурсына нәтиҗә ясалды. Бу хакта "Ютазы таңы" яза.

Чарада Кәрәкәшле мәктәбе укучылары катнашты. Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары турында мәгълүматлар алды, видеоматериаллар белән танышты. Чара ахырында конкурста актив катнашкан укучылар билгеләп үтелде. Иң актив катнашучыга – 7 сыйныф укучысы Фарукшин Илсафка истәлекле бүләк һәм мактау грамотасы тапшырылды. Ул музейга бабасы Фарукшин Нуретдинның сугыш кырларыннан килгән хатын бүләк итте.

“Солдат хатлары” конкурсы 2018 елда да дәвам итәчәк.

"Яу кырларыннан килгән хатларның кадере елдан-ел арта бара. Аларны саклау максатыннан, сез дә музейга якыннарыгызның, туганнарыгызның сугыш кырларыннан килгән хатларын тапшыра яки хатларның күчермәләрен калдыра аласыз",  - дип яза басма.

news_right_1
news_right_2
news_bot