news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазыда Рөстәм Кутуйга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак

Чарага Казаннан язучылар һәм композиторлар чакырылган.

22 апрель көнне Ютазы авылы мәдәният йортында язучы Гадел Кутуй улы Рөстәм Кутуйның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булачак.

«Чарага Казаннан язучылар һәм композиторлар чакырулы. Кичә, аның бер әсәре исеменнән чыгып, «Я был на той войне» дип атала. 23 апрель көнне кичә Башкортстанның Октябрский шәһәрендә узачак», – диде чараны оештыручы Ильмира Гобәйдуллина.

  • Рөстәм Кутуй (1936-2010) – шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче. 1936 елның 11 ноябрендә Казанда татар язучысы Гадел Кутуй гаиләсендә туган. 
  • 1960 елда Казан дәүләт университетының филология бүлеген тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятында. Аннары Казан телевизион студиясенең әдәби-драма редакциясе мөхәррире була.
  • 1964 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр «Казан» журналының шигърият бүлегендә җитәкчелек иткән. Татар әдипләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән.
  • 2010 елның 7 гыйнварында 74 яшендә вафат була. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100