news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазыда композитор Ринат Гобәйдуллинга мемориаль такта ачылды

Ютазыда композитор Ринат Гобәйдуллинга мемориаль такта ачылды
Фото: "Шәһри Чаллы" газетасы

Чаллыда яшәп иҗат иткән композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллинның туган ягында бүген аңа мемориаль такта ачылды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.

Истәлекле вакыйга уңаеннан Ютазы районы Иске Урыссу авылына Чаллыдан бер төркем мәдәният хезмәткәрләре барды.

«Ринат абыйны туган ягында бик зурлыйлар. Чарага авыл халкы, мәктәп укучылары җыелды. Бүген кич клубта зур концерт та уза. Анда без – танылган композиторның шәкертләре дә чыгыш ясыйбыз, аның җырларын башкарабыз», – дип сөйләде Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot