news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазыда киңәшмә-семинарда сүз терлек азыгы туплау турында барды

Чара эшендә район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты һәм хуҗалыкта эш куелышыннан канәгать калды.

(Ютазы, 9 июль, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районының “АгроМир” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы тормышында көн кадагында торган актуаль мәсьәләләр буенча оператив киңәшмә-семинар узды. Көннең беренче өлешендә аграрчылар агымдагы елның беренче ярты еллыгында терлекчелек тармагында ирешкән күрсәткечләргә анализ ясады, алдагы көннәргә бурычлар билгеләде, дип яза җирле басма.

Семинар үз эшен кырчылык тармагында дәвам итте. Биредә сүз, асылда, терлек азыгы туплау һәм чиста парларны эшкәртү турында барды.

Чара эшендә район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты һәм хуҗалыкта эш куелышыннан канәгать калды.

news_right_1
news_right_2
news_bot