news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазыда хуҗалар уңышын җыя, ә бурлар...

Хуҗабикә участок өен урында тапмаган

 (Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Хуҗаларның көзге уңышны җыештырып китүләрен генә көткән караклар, бакча өйләрен “җыештыруга” керештеләр. Шундый явыз ниятлеләр гамәленнән Урыссуда яшәүче бер ханым да зыян күргән. Ике атнадан соң бакчасына барып чыккан хуҗабикә участок өен урында тапмаган. Ә бу, каза күрүче әйтүенә караганда, өч мең ярымга якын блок дигән сүз, дип хәбәр итә “Ютазы таңы” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot