Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ютазыда химзавод эшчәнлеген туктату турында сүз бара
Район прокуратурасы табигатьне саклау закончалыгы үтәлешен тикшергәннән соң, хилафлыклар табылган
(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Ютазы районы судына химзавод эшчәнлеген туктату буенча гариза җибәрелгән.
Аерым алганда, Ютазы районы прокуратурасы табигатьне саклау закончалыгы үтәлешен тикшерде, аның барышында гамәлдәге закончалык үтәлешен дорфа бозу ачыкланды.
Районда эшләүче химия заводы коррозия ингибиторларын, Жусс микроашлама катнашмаларын, автокосметика (машиналар өчен шампуньнәр, аэрозольләр җитештерү) буенча эшчәнлек алып бара. Тикшерү барышында зарарлы матдәләрне атмосферага чыгаруның рөхсәт ителгән нормаларын арттыру ачыкланды.
Судка әлеге предприятие эшчәнлеген туктату буенча гариза җибәрелде. Гариза исә каралу стадиясендә. Химия заводы генераль директоры вазифаларын башкаручы һәм инженер-эколог мөнәсәбәтендә РФның Административ хокук бозулар турында кодексы буенча административ производство кузгатылды һәм Россия табигать күзәтчелегенә каралу өчен җибәрелде. Материаллар район эчке эшләр бүлегенә атмосфера һавсын пычрату факты буенча процессуаль тикшерү өчен район эчке эшләр бүлегенә юлланды, дип белдерә “Ютазы таңы” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз