news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазыда физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен кече Сабан туе үткәрелде

Малайлар һәм кызлар өчен Үзәкләштерелгән балалар китапханәсе дә кызыклы уеннар оештырды.

Ютазыда физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен кече Сабан туе үткәрелде
Ильмира Галиева

(Ютазы, 20 май, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районының Урыссу бистәсенең Гаилә паркында физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен кече Сабан туе үткәрелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнүче укучыларның сәхнәләштерелгән күренеше белән башланып китеп, көнгә җан җылысы бүләк итте. Бөтен район күләменнән җыелган инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре, опекуннар хөрмәтенә район мәдәният йорты артистлары, иҗат коллективлары иң матур концерт номерлары белән чыгыш тотты.

Малайлар һәм кызлар өчен Үзәкләштерелгән балалар китапханәсе дә кызыклы уеннар оештырды. Ә инде районның яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге үткәргән төрле күңел ачу уеннары, чыннан да, балаларга күңелле мизгелләр бүләк итте.

Күз бәйләп бүләк кискән, шашка һәм шахмат уйнаган, кыршау әйләндергән һәм башка уеннарда катнашкан малай һәм кызларның берсе дә татлы күчтәнәчсез калмады.

news_right_1
news_right_2
news_bot