news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазыда быел 958 баланың җәйге ялы оештырылган

Җәйге каникуллар чорында халык мәшгульлеге үзәге аша 14 яшьтән 18 яшькә кадәр 173 яшүсмер вакытлыча эшкә билгеләнгән

(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Ютазы муниципаль районында, тулаем алганда, 958 баланың җәйге ялы оештырылган. Балаларның ялы көндезге мәктәп яны лагерьларында, мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерьларында, “Дубравушка” бистә читендәге сәламәтләндерү лагеренда, “Гайдарка”, “Топольки” ишегалды мәйданчыкларында, балалар паркында, “Горизонт” палатка лагеренда, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча лагерьларда һәм Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча сәламәтләндерү лагерьларында һәм шифаханәләрендә оештырылган.
Җәйге каникуллар чорында халык мәшгульлеге үзәге аша 14 яшьтән 18 яшькә кадәр 173 яшүсмер вакытлыча эшкә билгеләнгән. Балигъ булмаган балалар комиссиясендә исәптә торган 11 укучыдан алтысы мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштырылган, бишесе Мамадыш районының “Звездный десант” палата лагеренда, бишесе – “Дубравушка” балалар-сәламәтләндерү лагеренда ял иткән.
Балалар иҗаты үзәге тарафыннан 200дән артык баланың ялы оештырылган. Мәгариф министрлыгы линиясе буенча профиль лагерьларга 14 бала җибәрелгән, анда алар уку дисциплиналарында үзләренең белем дәрәҗәләрен күтәрә алганнар. “Дубравушка”да 268 бала ял иткән.
Бу хакта “Ютазы таңы” хәбәр итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot