news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазыда берәү абыйсының 123 маркасын урлаган

Моның өчен полициягә мөрәҗәгать иткән

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Урыссулыларның берсе полициягә үзеннән почта маркалары урлаган бертуганының улын җавапка тартуларын сорап мөрәҗәгать иткән.
 Эне тиешле кеше абыйсының 123 маркасын урлаган. Бу җинаятьнең үзенчәлеге – коллекциянең кыйммәтлелегендә, анда XIX гасырның сирәк үрнәкләре дә булган. Кечкенә провинциаль район масштабларында мондый урлашу - сирәк очрый торган күренеш, дип белдерә “Ютазы таңы” басмасы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot