news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазыда балалар, җәйге чорда, хезмәт таләпләрен бозып эшкә урнаштырылган

Эшкә медицина тикшерүе үткәннән соң гына кабул ителергә тиеш

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ). Ютазы районы прокуратурасы Кәрәкәшле авыл җирлеге территориясендә урнашкан җаваплылыгы чикле җәмгыятьләрнең берсендә хезмәт закончалыгы таләпләре үтәлешенә тикшерү уздырды.
 Тикшерү барышында әлеге җәмгыятьтә җәйге чорда балаларның закон таләпләрен бозып, мәҗбүри медицина тикшерүеннән башка эшкә урнаштырылган булуы ачыкланды. 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр эшкә алдан мәҗбүри медицина тикшерүе үткәннән соң гына кабул ителергә тиеш. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, район прокуратурасы җәмгыять директоры исеменә закон бозуны юкка чыгару һәм аны бозуда гаепле кешеләрне дисциплинар җавапка тартуны таләп иткән белдерү кәгазе җибәрде, дип белдерә “Ютазы таңы” басмасы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot