news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазыда балалар иҗат үзәкләрендә техник юнәлешне торгызырга әзерләнәләр

Район башлыгы бу мәсьәләне хуплый

 (Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). Ютазы муниципаль районында балалар иҗат үзәгендә техник юнәлешне яңадан торгызып җибәрү мөһим. Моның өчен тиешле шартлар һәм җиһазлар кирәк, дип хәбәр итә үзәк директоры Ралит Хәйдәров.
Район җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә район башлыгы Рөстәм Нуриев әлеге мәсьәләне чишәргә, ярдәм итәргә ышандырды, кирәк булган җиһазлар исемлеген әзерләргә кушты. Балаларның дәресләрдән соң ни белән шөгыльләнүләре безнең өчен мөһим булырга тиеш һәм никадәр күбрәк бала түгәрәкләргә йөрсә, шуның кадәр яхшырак, диде.
Бу хакта “Ютазы таңы” газетасы хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot