news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазыда авыл хуҗалыгы техникасының кышка саклауга куелуы тикшерелде

Хуҗалыкларда алдан төзелгән график буенча техника ремонты башланып та өлгергән.

(Ютазы, 21 ноябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы" , Ильмира Галиева). Узган атнада Ютазы районында республикадан килгән белгечләр катнашында авыл хуҗалыгы машиналары һәм техниканың кышка саклауга куелуын һәм урыннарда ремонт башлануын күзәткән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Быел район агроберләшмәләрнең механизация тармагында куелган эш тәртибе күпкә яхшырак.

Бу эшкә “Таң” һәм “Кәрәкәшле” җәмгыятьләре дә җаваплылык караган. “АгроМир”, Тукай исемендәге хуҗалыклар, табигый ки, быел да югары дәрәҗәдә булды, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш инженеры Азат Мәхмүтов.

Хуҗалыкларда алдан төзелгән график буенча техника ремонты башланып та өлгергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot