Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ютазыда авыл хезмәтчәннәре концерт куйды
Агымдагы атнада район сәнәгать предприятиеләре һәм бюджет оешмалары арасында үзешчән сәнгать сморт-бәйгесе башланды.
(Ютазы, 15 март, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Агымдагы ел Россиядә Экология елы дип игълан ителү сәбәпле, Ютазыда үзешчән сәнгать осталары арасында күркәм гадәт буенча ел да уза торган сморт-бәйгенең тематикасы итеп туган як табигатен кадерләү, аны зурлау һәм мактау сайланды, дип яза районның "Ютазы таңы" газетасы.
“Синең өчен җырлыйм, туган ягым” дип исемләнгән “Электросоединитель” җәмгыяте үзешчәннәре башлап җибәрде. Бу кичне бер сәгатькә якын сәхнәдән төшмәгән заводлылар тамашачыга мини-концерт тәкъдим итте. Алып баручыларның сәнгатьле итеп укыган табигать турындагы шигырь юлларына ияреп сәхнәгә чыккан үзешчәннәрнең һәр чыгышында табигатьнең матур кочагына сыенып утырган авыл урамнарына, зәңгәр күкне биләп йөзүче ак болытларга, җир йөзен төсле келәмгә әйләндерүче сары яфракларга мәдхия яңгырады. Яшь җырчылар Зилә Галимова, Айдар Шәриповның, шулай ук Роберт Рәхмәтуллин, Рафаэль Шакиров, Дмитрий Тюрин, Вера Абдеева чыгышлары да тамашачы күңеленә хуш килде. “Родники” вокаль ансамбле, әлбәттә, һәрвакыттагыча югарылыкта булды. Ә инде табиблар эшчәнлеген чагылдырган скетч белән сәхнәгә чыккан үзешчәннәр һәркемне рәхәтләнеп көләргә мәҗбүр итте.
Урыссу район үзәк хастаханәсе коллективы үз чыгышын Габдрахман Әпсәләмовның табиблар язмышына багышлап язылган “Ак чәчәкләр” романы буенча иҗат ителгән “Ак чәчәкләр” җыры белән башлап җибәрүе, әлбәттә, тамашачыда көчле хисләр уятты. Район медицина хезмәтәрләре арасында оешкан бию коллективы быел да ялкынлы кадриле белән көчле алкышларга күмелде. Бәйгенең махсус кунагы Фәнәсия Шакирова тамаша залын “тере” мандалина моңына күмде. “Яңа елны каршы алу” скетчын сәхнәләштергән үзешчәннәр мөгаен, “Мунча ташы”ның үзенә үк зур көндәшлек тудыра алыр иде.

Урыссуның 4 санлы балалар бакчасы коллективы тәкъдим иткән сәхнәләштерелгән күренеш җир йөзенең каты көнкүреш калдыкларына батуына адәм баласы үзе, аның битарафлыгы һәм шәфкатьсезлеге гаепле булуын тирән итеп чагылдырды. Район эчке эшләр бүлеге абруен яклап зур сәхнәгә “үзенең” кызлары белән чыккан кечкенә артист Ильяс Фәйзрахманов шаян татар малайлары биюе белән тамашачының кайнар мәхәббәтен яулады. Бу кичне шулай ук район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, газ хезмәте, Урыссуның 1 санлы балалар бакчасы үзешчәннәре дә чыгыш ясады, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз