news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазыда атна буе тәрәзә ватканнар – җирле ММЧ

Ике очракта зыян күрүчеләр усал ниятлеләрнең исемнәрен атаган

 (Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Районда яшәүчеләрнең узган атнада тәрәз вату теләге бик көчле булган.

Җиде көн эчендә полициянең кизү торучылары шундый өч фактны теркәгән. Бер тәрәзә Әбсәләм авылында һәм ике тәрәзә Урыссу бистәсендә ватылган. Ике очракта зыян күрүчеләр усал ниятлеләрнең исемнәрен атаган, дип хәбәр итә “Ютазы таңы” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot