news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазыда аталы-уллы Вафауллиннар терлекчелек белән шөгыльләнә

Бүген коллектив районда терлекчелек һәм кырчылык продукциясен җитештерү буенча алдынгы позицияләрнең берсен алып тора.

(Ютазы, 26 апрель, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Роза Искәндәр). Үз вакытында комбайнчылар нәселеннән булган Альберт Вафауллин “Алма-Ата” крестьян-фермер хуҗалыгы оештыра. Хезмәт коллективының төп нигезе – Алма-Ата һәм Малиновка авылында яшәүчеләр. Аннары хуҗалык “Вафауллин Альберт” крестьян-фермер хуҗалыгына әверелеп, хокукый статусын үзгәртә. Биредә төп басым терекчелеккә ясала, әмма кырчылык эше дә начар куелмаган. Бүген коллектив районда терлекчелек һәм кырчылык продукциясен җитештерү буенча алдынгы позицияләрнең берсен алып тора, дип яза район газетасы.

Узган ел күрсәткечләре буенча хуҗалыкның сөрүлек җирләре 5 мең гектарны били, шуның 2500 гектарында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар урнашкан, 1314 гектарда – азык культуралары. Бөртеклеләр уңышы – гектардан 22 центнерга якын.

- Авыл хуҗалыгы производствосында минем хезмәт стажым – 37 ел, - ди Альберт Вафауллин. – Кайчандыр агроном булып эш башлаган идем. Коллективта Алма-Атадан 41 эшче эшли, аның халкы 80 кешедән аз гына артык, 30 кеше яшәгән Малиновкадан 16 эшче хезмәт куя. Без улым белән, Ансель дә терлекчелек белән шөгыльләнә, көн саен 100 мең 400 сумлык сөт тапшырабыз. Менә әле дә Бәләбәй сөт комбинатыннан үз партнерларыбызны көтәбез. Алар сөтне сатып алу бәясен киметергә тырыша, без, әлбәттә, үз сүзебездә торабыз – литрга 24 сум 2 тиен сорыйбыз.

Район агросәнәгать комплексын үстерүгә төрле яклап район, республика ярдәм күрсәтә. Аерым алганда, Вафауллиннарга терлекчелек биналарын яңартуга һәм машина-трактор паркын капиталь ремонтлауга финанс ярдәме күрсәтелгән.

Исегезгә төшерәбез, Алма-Атада өлкән Вафауллинның ике терлекчелек бинасы гамәлдә һәм Ютазыда кече Вафауллинның биш терлекчелек бинасы бар. Вафауллиннарның гомуми күләмдәге мөгезле эре терлекләре саны 1107 баш тәшкил итә, шул исәптән, 360 сыерлары бар: Ансель хуҗалыгында 302 баш мөгезле эре терлек асрала, шулардан 150 савым сыеры, Альберт хуҗалыгында – 805 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән, 210 баш сыер. Сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяларын төзү буенча республика программасын тормышка ашыру кысаларында ике Вафауллин да сенаж базларын ремонтлаган. Соңгы берничә елда фермерлар машина-трактор паркын яңа техника белән тулыландырган: хуҗалыкта К-744, ХТЗ-1744, МТЗ-82 тракторлары, ике берәмлек Нью-Холланд, дүрт йөк машинасы, өч ашлык уру һәм дүрт мал азыгы уру комбайны, тагылма техника эшли.

Ансель Вафауллин Ютазыда үз эшчәнлеген республика программасы кысаларында башлый, аңа гаилә фермасын булдыруга һәм үстерүгә субсидия бирелә. Аннары ул Актаныштан 101 баш тана сатып ала. Соңгы өч елда Ансель, чираттагы республика программаларында катнашып, дүрт терлекчелек бинасына ремонт ясый. Аңа һәр бина эше смета бәясенең 30 процентын кире кайтаралар. Агымдагы ел башыннан Вафауллиннар 640 тонна сөт саткан, тере авырлыкта 90 центнер ит җитештергән, 49 бозау алган, шуларның 29ы – таналардан. Бүген һәр сыердан савылган сөт – 16,5 килограмм. Чагыштыру өчен, 2012 елда әлеге күрсәткеч 5,2 кг тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Вафауллиннар сөтне 2016 дәрәҗәсеннән 1659 тоннага артык савалар. Ә моңа тырыш хезмәт куеп кына ирешеп була. Яшь терлекче бозаулар тәрбияләүгә дә заманча якын килә. Ансель тәүлекләр буе фермада, даими рәвештә яңа технологияләр өстендә эшли. Мөгаен, шуңа күрәдер дә, аның эше көйле бара. Нигездә, терлекче күпмедер дәрәҗәдә әтисен дә уздырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot