news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазыда - “Ак таяк” айлыгы

Аны бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы үткәрә

 (Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). “Ак таяк” - әлеге исем астындагы Ютазыда айлыкны октябрь уртасыннан 13 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы уздыра.

Айлык кысаларында оешмада шактый чаралар үткәрү күздә тотыла. Алар исәбендә – уңайлы мохит һәм ак таяк белән идарә итү буенча өйрәнүләр уздыру, күрү буенча инвалидларның өйләрендә булу, “Джойс” программасын үзләштерү буенча ачык дәрес уздыру, Фәрит Ханнановның иҗат кичәсен үткәрү, өстәл теннисы, шашка һәм шахмат буенча спорт чаралары оештыру, дип белдерә “Ютазы таңы” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot