news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы йоздызлары Гран-прига ия булды

Яшь биючеләр “Алло, без талантлар эзлибез” республика бәйгесендә катнашты.

(Ютазы, 10 апрель, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле Алабугада чыгыш ясап кайтты, дип яза җирле басма.

Яшь биючеләр “Алло, без талантлар эзлибез” республика бәйгесендә катнашты. Татарстанның унбиштән артык районыннан җыелган 200 катнашучы арасында чыгыш тоткан безнең Ютазы артистлары Гран-прига лаек булды. Ютазы йолдызчыкларының матур биюләренә гашыйк булган Алабуганың мәдәният һәм сәнгать коллияте коллективы кызларны үзләрендә белем алырга чакырган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot