news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле – республика фестивалендә

Ютазы районы йолдызчыклары гала-концертта ике бию белән катнашкан һәм фестиваль лауреаты булган.

(Ютазы, 12 ноябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле “Татарстан – безнең йортыбыз” республика этномәдәни фестиваленең гала-концертында катнашып кайтты, дип яза җирле басма.

Фестивальнең йомгаклау этабы концертында, гадәттә, зоналар буенча сайлап алу турында җиңү яулаган сәнгать осталары катнаша. Сарман районында узган фестиваль турында уңышлы чыгыш тоткан Минзилә Абдурахманова җитәкчелегендәге Ютазы районы йолдызчыклары гала-концертта ике бию белән катнашкан һәм фестиваль лауреаты булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot