news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы яшьләре район башлыгы белән очрашты

Алар районда бара торган төзелеш һәм төзекләндерү эшләре, коммерцияле эшчәнлек, мәдәни-күңел ачу чаралары белән кызыксына.

(Ютазы, 5 август, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазыда  “Дубравушка” лагеренда районның яшь буыны – эшче яшьләр һәм балалар думасы вәкилләре район башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашты, дип яза җирле басма.

Яшьләр командалары арасында күңелле ярышлар белән башланып киткән чара түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Район җитәкчелеге һәм яшьләр үзләрен борчыган сорауларга җавапны бергәләп эзләде. Ә сораулар киң кырлы булып чыкты – районда бара торган төзелеш һәм төзекләндерү эшләреннән һәм коммерцияле эшчәнлектән алып, мәдәни-күңел ачу чараларына кадәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot