news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы ветераннары велосипедта ярышты

Җитмешенче көзен каршы алучы Наил Нигъмәтуллинга тиңнәр булмады

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан районда игълан ителгән декада велосипедчылар ярышы белән тәмамланды.
 Район пенсионерларын көч сынаштыру инициативасы белән берникадәр вакыт элек җәмәгатьчелек тормышы активисты Виктор Новиков чыккан булган. 
 Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонының үзәк урамына түшәлгән өр-яңа асфальт юл хезмәт ветераннары өчен бер дигән трасса булды. Алар Мәхмүт мәчете яныннан кузгалып китеп, әллә ни озын булмаган дистанцияне матур гына узып, финиш сызыгына елмаеп килеп җиттеләр.Тиздән тормышының җитмешенче көзен каршы алачак Наил Нигъмәтуллинга тиңнәр табылмады, дип белдерә “Ютазы таңы” газетасы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot