news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы табиблары медицина хезмәткәрләре спартакиадасында уңышлы чыгыш ясаган

Гүзәл затлар швед эстафетасында һәм волейбол буенча икенче урынга чыккан.

Ютазы табиблары медицина хезмәткәрләре спартакиадасында уңышлы чыгыш ясаган
yutazy.ru

(Ютазы, 28 апрель, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективы Минзәлә районында узган медицина хезмәткәрләре спартакиадасында катнашып кайткан.Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Гүзәл затлар швед эстафетасында һәм волейбол буенча икенче урынга чыккан, шахмат тактасы артында барган ярышларда алар өченче урынга калган. Ир-егетләр бадминтон һәм өстәл теннисында икенче урынга лаек булырлык нәтиҗәләр күрсәтсә, ә менә швед эстафетасында алар өченче урынга чыккан.

Ахыр чиктә, Ютазы районы медицина хезмәткәрләре командасы дүртенче урынга лаек булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot