news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы төбәгендәге Бәйрәкә авыл җирлеге «хуҗалары» булмаган өлкәннәрне җыеп кунак итте

Бәйрәкәдә пенсия яшендәге 400 өлкән кеше исәпләнә, аларның 70е оешмалар, учреждениеләр “карамагында” түгел.

 (Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). Ютазы районы Бәйрәкә авылында пенсия яшендәге 400 өлкән кеше исәпләнә. Башка авыл җирлекләреннән аермалы буларак, бездә тулы куәтенә эшләп торган «АгроМир» ҖЧҖ хуҗалыгы, шулай ук балалар бакчасы, урта мәктәп, хастаханә бар. Алар үзләренең өлкәннәрен оешмаларында хөрмәтләделәр. Эшчәнлеген туктаткан оешмаларда элек эшләп лаеклы ялга чыккан, тормыш җилләре төрле яклардан китергән, ягъни бүгенге көндә «хуҗалары» булмаган 70 өлкән кеше исәпләнә, дип яза “Ютазы таңы” газетасы.

Өлкәннәр көненә Бәйрәкә авыл җирлеге шушы өлкәннәрне мәдәният йортына чакырып хөрмәтләде. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Фәтхиев, ветераннар советы Әлфия Хаҗиева тәбрикләвеннән соң, авыл үзешчәннәре көче белән концерт програмасы тәкъдим ителде. Авылдашлар ветераннарның «Моңлы саз» ансамбленең, мәктәп бию коллективының, ялгыз башкаручыларның чыгышларын бик җылы кабул иттеләр. Безне дә искә алганыгыз өчен зур рәхмәт, дип, шушы чараны оештырып үткәрүчеләргә ихлас теләкләрен әйттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100