news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы спортчысы “Татфайт” һөнәри сугышчан лигасы турнирында катнашачак

Ул “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә 11 ноябрьдә узачак.

(Ютазы, 23 октябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районы Урыссу авылы спортчысы Джасур Корбанов “Татфайт” һөнәри сугышчан лигасы турнирында катнашачак. Ул “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә 11 ноябрьдә узачак, дип яза җирле басма.

Самбочы “Атлант” яшүсмерләр-яшьләр клубы өчен чыгыш ясаган. Ул самбо буенча тренер Хәлил Фәрхетдинов җитәкчелегендә шөгыльләнә. Джасур сугышчан самбо буенча Башкортстан Чемпионаты җиңүчесе. Җәен ул спорт мастерына кандидат нормативын үтәгән. Якташыбыз өчен яңа ярышларда җан атыйк.

news_right_1
news_right_2
news_bot