news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы спортчылары Чистайда уңышлы чыгыш ясады

Гер эстафетасында Ютазының гер күтәрүчеләре бронзага лаек булган.

(Ютазы, 26 март, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Гөлназ Салиева). Чистайда гер күтәрү буенча Татарстан беренчелегендә, Ютазы спортчылары азнакайлыларны һәм минзәләлеләрне узып, гомуми команда зачетында иң яхшылар исәбендә булды, дип яза район басмасы..

Шәхси зачетларда Ютазы спортчылары лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте. Әйтик, Бәйрәкәле Линара Әгълиева һәм аның игезәк туганы Динара ике көмеш медаль белән әйләнеп кайткан. Алинә Фәхретдинова өченче урынны яулаган. Зуррак кызлар арасында пьедесталның икенче баскычына Аделина Әюпова күтәрелгән. Беренче урынны Эдуард Свищев (53 кг га кадәр) һәм ютазылы Тимур Әхмәдиев (73 кг нан артык) яулаган. Тимур Бикбулатов, Денис Белов һәм Айбулат Ибраһимов көмеш призерлар булган. Ә Денис Рәшитов һәм Степан Уханов өченче урынга чыккан. Гер эстафетасында Ютазының гер күтәрүчеләре бронзага лаек булган. Яшь спортчыларны уңышка аларның остазлары Радик Әхмәтҗанов, Роберт Вафауллин һәм Руслан Зәбиров алып бара, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot