news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районының юбилеена багышланган китап дөнья күрде

Район узган юлларга, аның якты киләчәгенә битараф булмаган һәркем бу китапка материал туплауда үз өлешен керткән

 (Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Ютазы районына 25 ел тулды. Шул уңайдан “Ютазинский район” дигән исемдә китап иҗат ителгән. Районның “Ютазы таңы” газетасы бу хакта: “Аның һәр битендә - туган җиребез тарихы, элек эшләгән һәм бүген дә халыкка хезмәт күрсәтүче предприятие һәм оешмалар эшчәнлеге, төрле өлкәдә эшләп, киң танылу тапкан, абруй яулаган шәхесләр, кызыклы һәм гыйбрәтле язмышлар...” - дип тасвирлый.

Тарихи мәгълүматларга караганда, Ютазы төбәгендә берничә мең ел элек үк тормыш кайнаган. Бу хакта бүен билгеле булган борынгы каберлекләр, истәлек ташлары, табылдыклар сөйли. Район оешканчы ук яшәгән авылларның тарихы зур игътибарга лаек. Аларның һәрберсенең үз язмышы, тарихы һәм билгеле шәхесләре бар. Әлбәттә, бер китапка гына районның бөтен тарихын, халкы турындагы язмаларны сыйдырып бетерү мөмкин түгел, димәк, әле эзләнәсе һәм эшлисе эшләр шактый.

Ютазы районы узган юлларга, аның якты киләчәгенә битараф булмаган һәркем бу китапка материал туплауда үз өлешен кертте. Еллар узу белән бүгенге көн, тормыш, шәхесләр тарих битләренә язылачак. Шуңа күрә, туган һәр якты таңга сөенеп, бер-беребезгә игътибарлы һәм мәрхәммәтле булып, үткәннәребезне барлап яшик, диелгән газета язмасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100