news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районының Урыссу картодромында йөзгә якын картингчы ярышты

Спортчылар Уфа, Алабуга, Бирск кебек ерак шәһәрләрдән килгән иде.

Ютазы районының Урыссу картодромында йөзгә якын картингчы ярышты
yutazy.ru

(Ютазы, 7 февраль, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Бу көннәрдә районда Ютазы муниципаль районы башлыгы кубогына картинг буенча Татарстан Республикасының Көньяк-Көнчыгыш ачык кышкы кубогының икенче этабы узды. Ярышларда унбер командадан 88 картингчы җиде төрле класста көч сынашты.Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Картингчылар, тренерлар һәм күпсанлы җанатарларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова сәламләде. Ярышларда Сарман, Бөгелмә, Баулы кебек күрше торак пунктлардан гына түгел, Уфа, Алабуга, Бирск кебек ерак шәһәрләрдән килгән спортчылар да катнашты.

Ярышларда унбер командадан 88 картингчы җиде төрле класста көч сынашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100