Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ютазы районының уңган игенчеләренә – премия
Һәр 500 тоннага – 1000 сум премия.
(Ютазы, 10 август, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазыда урак өстендә алдынгы экипажларны матди стимуллаштыру – район тормышында урын алган күркәм гадәтләрнең берсе, дип яза җирле басма.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән моннан берничә ел элек кабул ителгән әлеге изге гамәл агымдагы елда да дәвам итәчәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад бүлегеннән бирелгән мәгълүматларга караганда, һәр 500 тоннага – 1000 сум премия. Матди стимуллаштыру ДОН-1500 комбайнына күчереп, бер эталон комбайнга икмәк суккан игенчеләргә биреләчәк. Икмәкләрне теземнәргә салган механизаторлар да читтә калмаячак – чабылган һәр 1000 гектар мәйдан өчен 1000 сум премия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз