news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районының Еновка авылына бәйрәм чарасына җыелдылар

Күмәк көч белән әзерләнгән бүләкләр, бәйрәм сые һәр кешенең күңелен күтәрде.

Ютазы районының Еновка авылына бәйрәм чарасына җыелдылар
Ильмира Галиева

(Ютазы. 22 авгус, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Кече авыллар көнен бәйрәм итәргә Еновка авылы халкы, кайткан якташлар, килгән кунаклар бер мәйданга җыйналды, дип яза җирле басма.

Район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова җитәкчелегендәге мәдәният йорты артистлары Гөлчәчәк Вәлиева, Николай Гребенюк, Малик Миңнуллин, Руслан Исламов, Минзилә һәм Рамил Абдурахмановлар, “Ютазы йолдызлары” иҗат коллективы һәм башкалар Еновка авылында яшәүчеләргә, кайткан кан-кардәшләргә чын бәйрәм оештырды. Авыл активисты Зирәк Мифтахов истәлекле бүләкләр өләште.

Күмәк көч белән әзерләнгән бүләкләр, бәйрәм сые һәр кешенең күңелен күтәрде. Туганнары да, йорты да, хәтта нигезе дә калмаган авыл кешеләре, бу көнне туган якларына кайтып, җаннарына, мөгаен, тынычлык тапкандыр, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100