news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районының бер бистәсендә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды

ФАП барлык кирәкле медицина җиһазы белән тәэмин ителгән.

Ютазы районының бер бистәсендә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Ильмира Галиева

(Ютазы, 25 август ,"Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Кичә Ютазы районы Подгорный бистәсендә республика программасы буенча тергезелгән өр-яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Подгорный бистәсе халкын һәм күп санлы кунакларны Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә тагын бер яңа объект – 62,5 квадрат метр мәйданда төзелеп, барлык кирәкле медицина җиһазы белән тәэмин ителгән фельдшер-акушерлык пункты ачылу шатлыгы белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Джанна Волкова тәбрик итте.

Сүз алган районның баш табибы Светлана Шакирова әлеге медицина учреждениесен төзүдә һәм аның тирә-ягын төзекләндерүдә подрядчылар белән беррәттән Подгорный бистәсе халкының да җиң сызганып эшләвен билгеләп узды һәм аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Подгорный бистәсендә калкып чыккан модульле фельдшер-акушерлык пункты ишегенә бәйләнгән ал тасманы кисү хокукы Джанна Волковага, Светлана Шакировага һәм Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева бирелде. Үз торак пунктларында тагын бер яңа объект барлыкка килүне подгорныйлылар зур бер якты бәйрәмгә әверелдерде. Җирле үзешчәннәр иң матур җырларын башкарды, халык күмәк биюгә чыкты, чәй табыны кордылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100