news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районының Бәйрәкә авылы кырлары мул уңыш вәгъдә итә

“АгроМир” җәмгыятенең көзге бодай кырын бик күпләргә өлге итеп куярлык.

Ютазы районының Бәйрәкә авылы кырлары мул уңыш вәгъдә итә
Ильмира Галиева

(Ютазы, 7 июль, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). “АгроМир” җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев белән хуҗалыкның иген кырларын йөреп чыктык. Бу турыда район басмасы журналисты хәбәр итә.

Арпа культурасы. Инде озак еллар сыналган “вакула” сорты. Быел бәйрәкәлеләр елның-елында мул уңышы белән сөендерә торган арпаны мең ярым гектарда чәчкән. Башаклар тулыланып, уңыш формалаша торган фазадагы арпа кырының матурлыгыннан тәмам әсир булып, аны иркәлисе килә.

Уҗым бодае... Быел республиканың шактый районнарында көзге игеннәрне яңадан бозып чәчү эшләре башкарырга мәҗбүр булсалар, “АгроМир” җәмгыятенең көзге бодай кырын бик күпләргә өлге итеп куярлык

“Икмәкләрне бүгенгедәй яхшы дәрәҗәгә җиткерер өчен зур чыгымнарга барып, шактый күләмле агротехнологик операцияләр уздырдык. Хәзер инде бар ышаныч табигатькә – бәла-казалы һава торышлары белән игенче хезмәтен юкка чыгармас, дип ышанасы килә”, - диде Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сирин Галиев.

Һәрвакыттагыча, 800 гектардан артык мәйданда урын алган кукуруз кырын механизаторлар инде төпләп чыгарга да өлгергән. Шуннан башка аннан яхшы сыйфатлы сусыл азык туплау мөмкин түгел. Рапс белән дә хезмәт коллективы бик озак еллар шөгыльләнә.

“Бик үзгә культура. Үзенә зур игътибар таләп итә. Аны тәрбияләп үстерер өчен барлык кирәкле төр авыл хуҗалыгы машиналарына ия булмый торып, аның белән шөгыльләнүдә мәгънә дә юк”, - диде җитәкче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100