news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районының асрамага бала алган өлкәннәренә һөнәрманнар ярдәмгә килде

Үсмер балалары белән авыр вәзгыять туган өлкәннәр үзләрен борчыган шактый сорауларга җавап тапты.

 (Ютазы, 19 май, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Бүген Ютазы районы Урыссуның 2 санлы мәктәп базасында асрамага һәм уллыкка бала алган гаиләләр психологлар белән очрашты, дип яза район газетасы.

Чарага килгән Бөгелмә шәһәренең әти-әнисез калган балаларны гаиләгә урнаштыруда ярдәм итүче һәм мондый гаиләләргә ярдәм кулы сузучы үзәк белгечләре асрамага һәм уллыкка бала алган әти-әниләр, әби-бабайлар белән күчеш яшенә җиткән үсмерләрнең психологик халәте, тәртибе турында бик җылы һәм дустанә сөйләшү алып барды.

Үсмер балалары белән авыр вәзгыять туган өлкәннәр үзләрен борчыган шактый сорауларга җавап тапты.

news_right_1
news_right_2
news_bot