news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районыннан Эльвира Мөхәммәдиева: Һәр тавыш киләчәк буын белән бәйле булачак

Ютазы районы Әбсәләм авылының сайлау участогының комиссия рәисе Эльвира Мөхәммәдиева үзенең туган көнен эш режимында үткәрә.

Ютазы районыннан Эльвира Мөхәммәдиева: Һәр тавыш киләчәк буын белән бәйле булачак
http://yutazy.ru/

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Илмира Галиева). Ютазы районы Әбсәләм авылының сайлау участогының комиссия рәисе Эльвира Мөхәммәдиева үзенең туган көнен Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көне белән бергә үткәрә. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

«Бүген безнең өчен чыннан да бәйрәм көне. Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш биргәндә халык үзаңлылык күрсәтә, чөнки без барыбыз да һәр тавыш киләчәк буын белән бәйле булачагын аңлыйбыз», — ди Эльвира Мөхәммәдиева.

Әбсәләм авылында урнашкан 2792нче сайлау участогының ишекләре иртәннән бирле ябылмый. Без, район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, участокта үткәргән 15 минут эчендә генә дә, тавыш бирергә дүрт граждан килде. Медицина хезмәткәрләре барлык санитар таләпләрне үтәделәр. Тавыш бирү участогында күзәтүчеләр бар иде. Үз постларында Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре булган.

Нәтиҗәләр яхшы — иртәнге сәгать унга 2797нче Әбсәләм сайлау участогында сайлаучыларның 80 проценты тавыш бирде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100