news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районыннан 22 егет армия сафларына алына

Баулы һәм Ютазы районнарының хәрби комиссары Илшат Гарифуллин якын көннәрдә армия сафларына китәчәк егетләргә повесткалар тапшырды.

(Ютазы, 24 апрель, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясендә Ютазы районыннан 22 егет армия сафларына алына, дип яза җирле басма.

Хәрби хезмәткә китәчәк егетләр өчен районда "Призывник көне" оештырылды. Булачак солдатлар, гадәттәгечә, “Олимп” спорт комплексында физик күнекмәләр буенча ярышта катнаштылар. “Урыссу” кафесына төшке ашка чакырылган егетләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Пройдакова, Ютазы районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Рима Муллагалиева һәм Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин сәламләде. Баулы һәм Ютазы районнарының хәрби комиссары Илшат Гарифуллин якын көннәрдә армия сафларына китәчәк егетләргә повесткалар тапшырды.

Район мәдәният йорты артистлары һәр җыр аша аларга хәерле юл теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100