Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ютазы районында юл һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән
Ике кеше Бөгелмә шәһәре хастаханәсенең травматология бүлегенә озатылган.
(Ютазы, 8 октябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районында юл-транспорт һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән, ике кеше имгәнгән. Бу турыда Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Марс Гәрәев сөйләде. "Ютазы таңы" газетасы шул хакта хәбәр итә.
2019 елның 6 октябрендә Югары Стәрле - Иске Каразирек - Урыссу автомобиль юлының 29 нчы чакрымында кичке тугыз сәгатьләр тирәсендә – Ютазы районы кешесе ВАЗ автомобиле белән, Иске Каразирек авылы ягыннан Урыссу бистәсе ягына хәрәкәт иткәндә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган.
Юл-транспорт һәлакәте аркасында машина йөртүче үлгән, аның ике пассажиры төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән Бөгелмә шәһәре хастаханәсенең травматология бүлегенә озатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз