Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ютазы районында юл кырыена төшеп киткән иномаркада бер кеше үлгән
Кичә кич Югары Стәрле - Каразирек - Урыссу автомобиль юлының 28нче чакрымында юл һәлакәте булган.
(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Татарстанның Ютазы районында юл кырыена төшеп киткән «Хонда» машинасында 77 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
«Якшәмбе көнне, 5 майда, 18.00 сәгатьтә Югары Старле - Каразирек - Урыссу автомобиль юлының 28нче чакрымында «Хонда Цивик» автомобилен йөртүче 23 яшьлек ир-ат, башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз хәрәкә тизлеген сайламаган. Ул идарәне югалтып, машина юл кырыена төшеп ауган», – дип сөйләделәр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә.
Юл-транспорт һәлакәтендә иномаркада имгәнгән 77 яшьлек пассажир үлгән. «Хонда» шоферы һәм тагын бер пассажиры төрлечә имгәнеп, хастаханәгә озатылган.
Һәлакәтнең сәбәпләре билгеләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз