news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районында язгы кыр эшләре башланды

Аграрийлар 80 гектардагы уҗым бодаен үзйөрешле сиптергеч ярдәмендә тукландыруга чыкты.

Ютазы районында язгы кыр эшләре башланды
Ильмира Галиева

(Ютазы, 6 апрель, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Агымдагы атнада район механизаторлары республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә кереште. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Сишәмбе көнне Тукай исемендәге хуҗалык аграрийлары Подгорнный бистәсе зонасында урнашкан иген кырларын,  80 гектардагы уҗым бодаен үзйөрешле сиптергеч ярдәмендә тукландыруга чыкты.

Икенче көнне бу эшне Таң” җәмгыяте җирбагарлары дәвам итте. Биредә дә минераль ашлама кертү 70 гектарлы көзге бодай басуында башланды. Авыл эшчәннәре һәр гектар туфракка 100 килограмм хисабыннан аммиаклы селитра кертә.

Һава торышы шартлары мөмкинлек бирсә, игеннәрне тукландыруга калган агроберләшмәләр дә чыгачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot