news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районында Яшьләр көненә спортчылар лимузинда килде

Бәйрәмгә Ютазы районының иң актив һәм талантлы кызлары һәм егетләре җыйналды.

Ютазы районында Яшьләр көненә  спортчылар лимузинда килде
Ильмира Галиева

(Ютазы, 31 июль, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева).  Узган шимбә кичендә Яшьләр көнен бәйрәм итәргә Ютазы районының иң актив һәм талантлы кызлары һәм егетләре җыйналды, дип яза җирле басма.

Районның мәдәни һәм спорт, җәмгыять һәм сәясәт тормышында актив катнашып кына калмыйча, туган җиребез абруен аның чикләрендә дә яклап, чыгыш тотучы бүгенге яшь буынны, бәйрәм кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина сәламләде. 

Ниһаять, бәйрәмнең кульминацион мизгеле килеп җитте – гирляндалар белән бизәлгән ап-ак лимузинга утырып мәйданга төрле дәрәҗәдә узган спорт ярышларында җиңү яулаган спортчылар керде. Аларны район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Пройдакова район башлыгының рәхмәте белән билгеләп узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина яшьләр хәрәкәтен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән яшь буын вәкилләренә район башлыгының рәхмәтенә лаек булды.

Ә менә Башкортстан иленнән килгән иҗат коллективлары – яшь, дәртле җырчылар һәм биючеләр чыгышы, әлбәттә, беренче чиратта янып торган йөрәкле яшь-җилкәнчеккә матур бүләк булды. Бу вакытта стадионның алгы өлешендә дә чын күңел ачу чаралары барды. Биредә фотозона эшләде – теләге булган һәркем истәлеккә, өстәвенә бушлай сурәткә төште. “Очрашу урыны "Урыссу” мәйданчыгы активистлары исә район халкына үзенең ял программасын тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100