Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ютазы районында янгында 78 яшьлек хатын-кыз үлгән
Янгынның беренчел сәбәпләре – мич һәм андагы төтен юлының дөрес төзелмәве, төзек булмавы.
(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Ютазы районында шәхси мунчасында янгында 78 яшьлек хатын-кыз янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә кич бердәм "112" коткару хезмәтенә Исмәт бистәсендә Болын урамындагы 1 нче йортның шәхси мунчасы януы турында хәбәр кергән. Коткаручылар килгәндә мунча эчтән яна, түбәсе өлешчә җимерелгән була. Мунча тирәсендә коры үлән яна торган булган, якында кешеләр күренмәгән, ярдәм сораучы да булмаган.
Янгынны 10 минутта сүндергәннәр. Шунда хуҗа хатынның үле гәүдәсе табылган. 78 яшьлек хатын-кыз, беренчел мәгълүматлар буенча, мунча яга башлаган, шуннан ут чыккан. Ул утны үзлегеннән сүндерергә тырышкан, әмма төтенгә агуланган.
Янгынның беренчел сәбәпләре – мич һәм андагы төтен юлының дөрес төзелмәве, төзек булмавы, диелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз