news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районында "Урман утырту көне" акциясендә 3 мең нарат үсентесе утыртканнар

Ял паркын төзекләндергән подрядчы оешма да агачлар утырту акциясендә катнашкан.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Республикада ел саен 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр уза торган “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе кысаларында Ютазы районы урманчылар өч мең нарат үсентесе утырткан. Бу хакта "Ютазы таңы" газетасы яза.

Берничә ел элек ташландык бакчалар урынында барлыкка килгән Җиңү паркындагы үсентеләрне механизацияле ысул белән яңарту эшендә сигез кеше катнашты, дип хәбәр итте Ютазы лесничие Айдар Нигъмәтуллин.

Урыссу бистәсенең Чкалов исемендәге паркта да агач һәм куак үсентеләре утыртылды. Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге мәгълүматларына караганда, ял паркын төзегән подрядчы ук үз көче белән бер мең төп кызыл тизильник, 35 төп каен һәм 22 төп юкә үсентесе утырткан.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100