news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районында трактор йөртүче юл кырыенда йоклап яткан ир-атны таптаткан

53 яшьлек салмыш ир-ат юл кырыена ятып йоклап киткән булган.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстанның Ютазы районында трактор юл кырыенда йоклап яткан ир-атны таптаткан, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

Фаҗига Байрак авылы янындагы кырда булган. Якынча мәгълүматлар буенча, 53 яшьлек салмыш ир-ат юл кырыена ятып йоклап киткән, ә тракторчы аны күрмәгән һәм таптаткан.

Ир-ат алынган тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot