news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районында терлекләрне кышлату мәсьәләләре буенча фикер алышканнар

Районда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясау буенча район семинар-киңәшмәсе узган.

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). Ютазы авылында Вафауллин Ансель күмәк-фермерлык хуҗалыгы базасында районның авыл хуҗалыгы формированиеләре, зооветбелгечләре, малларны үрчетү буенча белгечләр, ферма җитәкчеләре һәм районның массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында терлекләрне кышкы абзарда тоту чоры һәм эшне оештыру буенча семинар-киңәшмә узды. Бу хакта "Ютазы таңы" яза.

Семинарның беренче өлешендә белгечләр 3 айдан зуррак булган бозауларны тәрбияләү, сыерларны саву методикасы, хуҗалыкларда малларның туклану азыгы белән таныштылар. Киңәшмәдә шулай ук Бөгелмә шәһәреннән килгән “Элита” Плем оешмасы белгечләре чыгыш ясады.

- Алма-Ата хуҗалыгына бәя биргәндә без үсемлекчелек буенча әллини зур үзгәрешләр булмавын күзәтсәк, терлекчелек буенча алга китеш бар икәнен үзегез күрәсез. Без моның турында хыяллана гына ала идек, ә хәзер бу үзебездә бар. Мин моңа бик тә шат. Бу җиңел генә килгән әйбер түел, моңа күп тырышлык куярга туры килде, - дип үзенең кичерешләре белән уртаклашты район башлыгы Рөстәм Нуриев.

Киңәшмәдә катнашучыларга шулай ук әлеге хуҗалыкта бөртекле фураж әзерләү цехын да күрсәттеләр. Семинарның икенче өлеше авыл мәдәният йортында дәвам итте. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Зарипов терлекчелек буенча узып баручы елның 10 аена нәтиҗәләр ясаса, терлекчелек буенча консультант Алмаз Даутов мөгезле эре терлекнең кышка абзарларда асрау һәм аларны ашату рационы белән таныштырды. Районның ветеринария берләшмәсе начальнигы Ильфирт Хәйретдинов яшь терлекне тәрбияләү һәм үстерү, биохимик кан анализы һәм хуҗалыкларда терлекләрне ашатуга анализ ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100