news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районында терлекчеләр көч сынашты

Сыерны саву һәм капландыру технологиясе, эшнең сыйфаты буенча җиңүчеләрне ачыклыйлар.

Ютазы районында терлекчеләр көч сынашты
yutazy.ru

(Ютазы, 25 май, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Бүген Тукай исемендәге җәмгыять җәйләвендә район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә эшләүче иң оста һәм тырыш савымчылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары ярыш мәйданында очрашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйгегә җыелган терлекчеләрне район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин бәйге шартлары белән таныштырды.

Гадәттәгечә, машина белән саву операторларының да, ясалма орлыкландыручыларның да эш көне теоретик өлештән башланды – алар сорауларга җавап тотып, имтихан тотты.

Сыерны саву һәм капландыру технологиясе, эшнең сыйфаты – болар барысы да бәйге җиңүчеләрен билгеләгәндә төп рольне уйнады. 

news_right_1
news_right_2
news_bot