news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районында скважина җиһазлары җитештерү буенча яңа предприятие булдыру ниятләнә

Яңа предприятие райондагы эшсезләр санын киметәчәк.

 (Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Районда бүген актуаль булган мәсьәлә - республика Хөкүмәте карары нигезендә якын араларда бай тарихлы Урыссу ГРЭСы бетереләчәк. Шулай булгач, Ютазы районының үсеш ноктасы кая соң? Кыскача әйткәндә - стратегик яктан дәлилләнгән карарларда, дип яза “Ютазы таңы” газетасы.

Аерым алганда, районның төп сәнәгать потенциалы сакланып калды. Аннан тыш, соңгы елларда яңа җитештерү предприятиеләре ачылды. Мәсәлән, 2012 елда муниципалитет тарафыннан тәкъдим ителгән җир участоклары өчен уңайлы аренда түләве килешүе нәтиҗәсендә, Урыссу электр-механика заводы, Әбсәләм комбинаты биләмәләрендә Россиядә тулы куәтенә төрле продукция җитештерә торган “ВОЛМА-Әбсәләм” ҖЧҖ Әбсәләм производство бүлекчәсе үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Элекке Октябрьский базасы урынында “Горизонт” Урыссу сәнәгать мәйданчыгы, яңа “Благоустройство” предприятиесе ачылды. Ә бу өстәмә эш урыннары дигән сүз. “Татнефть” ГАҖ һәм “Пакер” фәнни-производство фирмасы белән берлектә скважина җиһазлары җитештерү буенча яңа предприятие булдыру мәсьәләсе карала.

“Без район башлыгы Рөстәм Нуриев белән әллә ничә тапкыр очраштык инде, - дип билгеләп узды “Пакер” фәнни-производство фирмасы генераль директоры Марат Ногманов. – Күптән түгел Урыссу ГРЭСы эшчеләре безнең предприятиегә экскурсия белән килгән иде. Ягъни урыссулылар “Пакер” эшчәнлеге турында ишетеп кенә белмиләр. Район башлыгы белән очрашуда Урыссу ГРЭСы ябылгач, аларның хезмәткәрләрен эш белән тәэмин итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Әгәр безнең планнарыбыз барып чыкса, яңа предприятиедә 50ләп кеше эшле булачак. Шунысы гына бар, аларга параллель рәвештә тиешле юнәлештә укырга туры киләчәк.

“Республикабыз Президентының, ГРЭС коллективын эш белән тәэмин итү максатыннан, бушаган сәнәгать мәйданнары урынында яңа производстволарны урнаштырырга дигән йөкләмәсе бар. Бу юнәлештә “Горизонт” җәмгыяте, шулай ук бүгенге көндә Татарстан нефтьчеләре белән үзләренең производство мәйданнарын киңәйтү турында сүз алып барган Октябрьский “Пакер” фәнни-производство фирмалары белән актив эш алып барыла. Нәтиҗәләр бар, һәм без аларны үтәргә тиеш булачакбыз”, - дип аңлатты килеп туган хәл турында район башлыгы Рөстәм Нуриев.

Һава торышы шартлары катлаулы булуга карамастан, авыл хуҗалыгы предприятиеләре яхшы гына эшләде. Август башына җитештерү күләме 15% тәшкил итте. Сөт һәм ит җитештерү арткан, шулай ук уртача хезмәт хакы да күтәрелгән. Авыл хуҗалыгы җиһазларын, милкен сатып алу өчен инвестицион кертемнәрнең үсеше, узган ел белән чагыштырганда, 62% тәшкил итә. Сүз уңаеннан, төп макроэкономик күрсәткечләр буенча Татарстан Россия күләмендә лидер төбәкләр арасына керә: тулаем төбәк продукты буенча республика алтынчы урында, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы производствосындагы инвестицияләр күләме буенча дүртенче, сәнәгать производствосы һәм төзелеш буенча бишенче урында тора.

2016 ел район өчен төзекләндерү ягыннан да нәтиҗәле булды: юбилей елында Урыссу бистәсен яңарту өчен генә дә 90 миллион күләмендә акча тотылган. Ничек кенә булмасын, муниципалитет һәм республика үсеше кысаларында, яңа йортлар, социаль объектлар, парклар, скверлар файдаланышка тапшырыла, инфраструктура яхшыра, торак пунктлар архитектура ягыннан ямьләнә... Шул рәвешле, Ютазы районының өстенлекләре хәзерге көндәге яңа шартларда киләчәк өчен ышанычлы адым булып тора, диелә район газетасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100